Япь-яшь чаклар бар иде

Икәү учак яккан идек,
Ярда балкып калды ул.
Ничә еллар сөю уты
Йөрәкләрдә янды ул.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Икәү учак яккан идек,
Күпме сулар актылар.
Тормышның борма юлында
Сүрелмәде ярсулар.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Учагыбыз янсын әле,
Тоймый еллар узганын.
Киләчәккә илтсәк иде
Аның якты нурларын.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »