Тик синнән аермасын (икенче вариант)

Бу дөньяда син булмасаң
Кемне яратыр идем?
Шатлык, кайгы-сагышымны
Ничек таратыр идем?

Язмыш җиле мәхәббәтнең
Канатын каермасын.
Утка салсын, суга салсын,
Тик синнән аермасын.

Яшьлек гөлем син, кояшым,
Минем гомер юлдашым,
Ярым була күр, гомерлек,
Сөюләрем мәңгелек.

Язмыш җиле мәхәббәтнең
Канатын каермасын.
Утка салсын, суга салсын,
Тик синнән аермасын.

Алтын көзләргә кушарбыз
Чәчәк елларыбызны,
Бердәм булып бергә үтик
Гомер юлларыбызны.

Язмыш җиле мәхәббәтнең
Канатын каермасын.
Утка салсын, суга салсын,
Тик синнән аермасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »