Ялгыз әнкәй

Рәнҗетмикме әнкәйләрне,
Хат язганчы кайтып килик.
Күчтәнәчләр юллаганчы
Бер күрешеп, хәлен белик.

Көннәр үткән, төннәр үткән,
Ни арада картлык җиткән.
Җилдәй үткән гомеркәйне
Газиз әнкәй ялгыз кичкән.

Сагынулардан сыза-сыза,
Күңеле һаман безне көтә.
Тик, капканы каерып ачып,
Җилләр генә узып китә.

Көннәр үткән, төннәр үткән,
Ни арада картлык җиткән.
Җилдәй үткән гомеркәйне
Газиз әнкәй ялгыз кичкән.

Кайтып киләм башым иеп,
Бәхиллегең алыйм диеп.
Йә, ходаем, каршы алсын
Якты йөзең, җылы өең.

Көннәр үткән, төннәр үткән,
Ни арада картлык җиткән.
Җилдәй үткән гомеркәйне
Газиз әнкәй ялгыз кичкән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.9 (12 голосов)
« »