Тәүге чәчәкләр

Категория: көе һәм сүзләре

Артта калды тәүге сөю,
Синсез еллар үтәләр.
Минем сүзләр, минем күзләр,
Сине һаман көтәләр.
Язлар саен чәчәк өздем,
Мине гафу итегез.
Язлар саен кайтса кошлар,
Миннән сәләм әйтегез.

Сиңа диеп, тәүге тапкыр,
Ал чәчәкләр өзгән идем.
Синең өчен, сөю өчен,
Кайтырмын дигән идем.

Шул язларда, нигә өздең
Талда үскән гөлләрне?
Нигә инде, нигә түздем,
Сиңа әйтми сүзләрне?

Сиңа диеп, тәүге тапкыр,
Ал чәчәкләр өзгән идем.
Синең өчен, сөю өчен,
Кайтырмын дигән идем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , , , репертуарында бар « »