Акчарлаклы күл

Пар чиләкләремне чайкый — чайкый
Акчарлаклы күлдән су алдым.
Акчарлаклы күлдән су алганда
Нигә генә миңа күз салдың?
Нигә генә миңа күз салдың?

Көмеш күлнең җитез акчарлагы
Оча дулкыннарга кагылып.
Миңа салган утлы күз карашың
Калды күңелемдә чагылып.
Калды күңелемдә чагылып.

Акчарлаклы күлдән сулар алгач,
Син генә шул минем уемда.
Язмышыма сөю кошы булып,
Очып кердеңме күл буенда?
Очып кердеңме күл буенда?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »