Илүзә

Категория: көе һәм сүзләре

Җир йөзендә минем бергенәм,
Күңелемдә минем гөлгенәм,
Кояштай елмаеп кара әле,
Бергенәм, бәхетем, Илүзәм.

Аккан сулардан, ак бураннардан
Сине эзлим мин, сине сагынам
Ишетәсеңме мине Илүзәм?

Синең өчен генә гөлләр дә,
Яфрак ярып чәчәк атадыр.
Болонда сайраган кошлар да
Синең өчен генә җырлыйдыр.

Аккан сулардан, ак бураннардан
Сине эзлим мин, сине сагынам
Ишетәсеңме мине Илүзәм?

Сиңа тагын мин киләм әле
Гармунымда уйнап җырларга,
Бөдрә чәчләреңнән иркәләп,
Алсу битләреңнән назларга.

Аккан сулардан, ак бураннардан
Сине эзлим мин, сине сагынам
Ишетәсеңме мине Илүзәм?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »