Урманнарга керсәң…

Урманнарга керсәң, агач киссәң,
Кәкересен кисмә, төзен кис.
Кәкересен кисмә, төзен кис.

Гелән генә бергә булып булмас (булмый) —
Утыраек әле бүген кич.
Утыраек әле бүген кич.

Урманнарга кереп аптырадым
Яшь имәннең бөгелгәненә.
Яшь имәннең бөгелгәненә.

Барча гына халык хәйран калсын,
Сезнең өчен өзелгәнемә.
Сезнең өчен өзелгәнемә.

Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Шауламаган агач калмасын.
Шауламаган агач калмасын.

Чит җирләрдә йөрсәң, яхшы йөре,
Сокланмаган кеше калмасын.
Сокланмаган кеше калмасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (199 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »