Уф, димәгез

Категория: көе сүзләре

Ай калккан да, чайкалган да,
Йолдызлар күрсән иде.
Ага сулар, исә җилләр,
Гомерләр үза инде.
Ага сулар, исә җилләр,
Гомерләр үза инде.

Әй, дусларым, "уф" димәгез,
"Уф" дияргә ярамый.
"Уф" дию йөрәктән чыга
Ярамыйга карамый.

Су буенда чәчәк җыйдым,
Җыймадым сарыларын.
Син дә тапсаң, миңа да бир
Сабырлык даруларын.
Әгәр тапсаң, миңа да бир
Сабырлык даруларын.

Әй, дусларым, "уф" димәгез,
"Уф" дияргә ярамый.
"Уф" дию йөрәктән чыга
Ярамыйга карамый.

Яшь чаклар да Донбасслар да
Мин дә кистем таш күмер.
Әкрен генә, сиздермичә
Үтә икән бу гомер.
Әкрен генә, сиздермичә
Үтә икән бу гомер.

Әй, дусларым, "уф" димәгез,
"Уф" дияргә ярамый.
"Уф" дию йөрәктән чыга
Ярамыйга карамый.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »