Рамазан (беренче вариант)

Дөнья буйлап җырлап киләм,
Җанга мең өмет сыйган.
Җырларыма якты моң бир,
Бир, Ходай, безгә иман.

Рамазан, Рамазан,
Ишетелә бер азан.
Рамазан, Рамазан
Кайтты безгә яңадан.

Туган яктан гүзәл җир юк,
Илен кем сөеп туйган,
Ватаныма иминлек бир,
Бир, Ходай, безгә иман.

Рамазан, Рамазан,
Ишетелә бер азан.
Рамазан, Рамазан
Кайтты безгә яңадан.

Таңнар атты, ай да батты,
Уян син, халкым, уян!
Халкыма тел, хөррият бир,
Бир, Ходай, безгә иман.

Рамазан, Рамазан,
Ишетелә бер азан.
Рамазан, Рамазан
Кайтты безгә яңадан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (6 голосов)
« »