Язгы наз

Янган йөрәк, ярсу күңел
Ашкына язга.
Язлар килә җиргә бик азга.
Кояш төсле син дә мине
Иркәлә, назла.
Сөю назы була тик язда.

Илдә яз, җирдә яз,
Бар дөньяда яз,
Дәртле яз, назлы яз.
Очар идем бүген йолдызга кадәр,
«Сөям» диеп әйтсәң син әгәр.

Туган җиргә, туган илгә
Тагын язлар килә.
Минем белән бергә җырлый дөнья,
Минем белән бергә көлә.

Яңгыр ява, ләйсән яңгыр,
Шатлыклар ява.
Хисләр ташый, йөрәк ут яна.
Ашкын җаннар мәхәббәтен
Язларда таба.
Шуңа, ахры, гашыйк мин язга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (3 голоса)
« »