Дуслар белән учак яктык
Төнге елга ярында.
Төн дә якты була икән
Янда дуслар барында.
Казан — Өфе, Өфе — Казан —
Дуслык учагы.
Учак кебек кайнар икән
Дуслар кочагы.
Таңга кадәр җырладык без
Төнге елга ярында.
Җырлар дәртле була икән
Янда дуслар барында.
Казан — Өфе, Өфе — Казан —
Дуслык учагы.
Учак кебек кайнар икән
Дуслар кочагы.
Кошлар җырын җырладык без
Тып-тын елга ярында.
Һәркем былбыл була икән
Янда дуслар барында.
Казан — Өфе, Өфе — Казан —
Дуслык учагы.
Учак кебек кайнар икән
Дуслар кочагы.