Моңлану (өченче вариант)

Синең җырың — минем җырым иде,
Синең язмыш — минем язмышым.
Ул җырларны хәзер ялгыз җырлыйм…
Мин ялгыштым, ахры, мин ялгыштым.
Мин ялгыштым, ахры, ялгыштым.

Сине күрми торган чакларымда
Офыкларда иде карашым.
Көпә-көндез бүген кояш батты…
Мин адаштым, ахры, мин адаштым.
Мин адаштым, ахры, адаштым.

Ялгызларны бәхет читләп үтә…
Үз-үземне ничек юатыйм?
Сине түгел бүген, мәхәббәтне
Мин югалттым, ахры, мин югалттым,
Мин югалттым, ахры, югалттым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (10 голосов)
« »