Богады авылы көе

Аклы ситса күлмәгемне
Бер генә кигән идем;
Тик торганчы бер эш булсын
Дип кенә сөйгән идем.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Агыйделне чыккан чакта
Камышлыктан юл салдым;
Сине уйлап, бәгырькәем,
Камыштан нечкә калдым.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Аклы ситса күлмәгемне
Кими башлаган идем;
Рәхмәт яусын ташлавыңа —
Сөйми башлаган идем.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Кибетләргә үлчәү кайткан
Челтәр бәйләүчеләргә;
Телләренә сөял чыксын —
Безне сөйләүчеләргә.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Сандугачның балаларын
Тоталмадылар әле;
Чәйнәп-чәйнәп карадылар —
Йоталмадылар әле.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (13 голосов)
« »