Сәйдәш моңы

Категория: көе сүзләре

Карлар ява Казан урамына,
Моңнар иңә талган күңелгә,
Әйтерсең лә бүген бөтен дөнья
Сәйдәш моңы белән күмелә.

Ул — халкымның бәхет кошы сыман,
Ул — халкымның ачы күз яше.
Син татарның җанын аңлыйм, дисәң,
Утыр да бер тыңла Сәйдәшне.

Казан күген кара болыт сарган,
Сәмруг кошлар канат кагына.
Ирек даулап ярсый Сәйдәш җаны,
Барып чыга Әдрән ягына.

Ул — халкымның бәхет кошы сыман,
Ул — халкымның ачы күз яше.
Син татарның җанын аңлыйм, дисәң,
Утыр да бер тыңла Сәйдәшне.

Сәйдәш моңы өйдән-өйгә йөри,
Җанын телә һәрбер татарның.
Илдән-илгә сөйләп йөри Сәйдәш
Татарының таңы атарын.

Ул — халкымның бәхет кошы сыман,
Ул — халкымның ачы күз яше.
Син татарның җанын аңлыйм, дисәң,
Утыр да бер тыңла Сәйдәшне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »