Мин сине эзләп күпме ил гиздем,
Сорадым Айдан: «Сөйгәнем кайда?»
Минем кайгыдан каралды төннәр,
Минем сагыштан саргайды Ай да.
Мин сине көтеп күпме яшь түктем,
Сине уйласам, күкләргә ашам.
«Сөйгәнем кайда? Юл күрсәт!» — диеп
Сорадым көн дә якты Кояштан.
Гашыйклар әллә кавыша микән
Ай белән Кояш кавышкан чакта?
Мәхәббәт сүзен кушып сөйлиләр
Күктә йолдызлар ул безнең хакта.