Әнкәй (икенче вариант)

Тормыш ямен сөйгән саф күңелең
Көч-дәрт бирә сиңа яшәргә.
Язмыш сынауларын узган чакта
Булсаң иде гел янәшәдә.

Әнкәй, әнкәй, күпме еллар буе
Яшисең син безне сагынып.
Ямьле язда кошлар белән бергә
Кайтам әле канат кагынып.

Бу дөньяның бөтен изгелеге
Сыйган гүя синең җаныңа.
Авыр чакта төпле киңәш сорап,
Киләбез тик синең каршыңа.

Әнкәй, әнкәй, күпме еллар буе
Яшисең син безне сагынып.
Ямьле язда кошлар белән бергә
Кайтам әле канат кагынып.

Синнән башка яшәү — яшәү түгел,
Безнең өчен көн дә син кирәк.
Сикәлтәле тормыш юлларында
Киңәшләрең, әнкәй, зур терәк.

Әнкәй, әнкәй, күпме еллар буе
Яшисең син безне сагынып.
Ямьле язда кошлар белән бергә
Кайтам әле канат кагынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (5 голосов)
« »