Эх, дускаем, кил әле

Юктыр әле күргәнең
Безнең авыл күлләрен.
Күрсәң иде тал кызының
Күлгә карап көлгәнен.

Их дускаем, кил әле,
Күл буйларын күр әле.
Күлдә чумып, күлдә йөзеп,
Рәхәтләрен бел әле.

Юктыр әле күлләрнең
Чәчәкләрен өзгәнең.
Күрсәң иде җайлап кына
Каз-үрдәкләр йөзгәнен.

Их дускаем, кил әле,
Күл буйларын күр әле.
Күлдә чумып, күлдә йөзеп,
Рәхәтләрен бел әле.

Юктыр әле күргәнең
Гөрләп көтү кайтканын.
Күл өстенә нурын сирпел,
Кичен кояш батканын.

Их дускаем, кил әле,
Күл буйларын күр әле.
Күлдә чумып, күлдә йөзеп,
Рәхәтләрен бел әле.

Юктыр әле күргәнең
Игеннәр өлгергәнен.
Белсәң иде бер чибәрнең
Үзәкләрне өзгәнен.

Их дускаем, кил әле,
Күл буйларын күр әле.
Күлдә чумып, күлдә йөзеп,
Рәхәтләрен бел әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (23 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »