Дусларым (беренче вариант)

Сезне күрсәм кабат якын дуслар,
Моңлы җырлар туа җанымда.
Шатланамын кайчак, мактанамын да
Дусларым бар, дуслар янымда.
Шатланамын кайчак, мактанамын да
Дусларым бар, дуслар янымда.

Дусларым, дусларым,
Минем якын дусларым,
Шатланамын кайчак, мактанамын да
Дусларым бар дуслар янымда.

Иҗатымның кояш чыгышында
Илһам бирә икән дусларым.
Моңлы җырлар җырлый алам икән —
Мин рәхмәтле сезгә дусларым.
Моңлы җырлар җырлый алам икән —
Мин рәхмәтле сезгә дусларым.

Дусларым, дусларым,
Минем якын дусларым,
Моңлы җырлар җырлый алам икән —
Мин рәхмәтле сезгә дусларым.

Кирәк чакта ярты җанын ярып
Бирер кеше булса сирәктер.
Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
Шундый дуслар булу кирәктер
Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
Шундый дуслар булу кирәктер

Дусларым, дусларым,
Минем якын дусларым.
Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
Шундый дуслар булу кирәктер
Дусларым, дусларым,
Минем якын дусларым.
Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
Шундый дуслар булу кирәктер
Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
Шундый дусларым булу кирәктер.

Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
Шундый дуслар булу кирәктер.
Сез дусларым булу кирәктер

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (11 голосов)
« »