Мәхәббәт ачкычлары

Күңелеңнең иң түренә
Ник элдең бикле йозак.
Иткәрмисең беркемне дә
Шакысалар да озак.

Мәхәббәт ачкычларын
Яратырмын әле бер.
Кайчан булса да үземә
Каратырмын барыбер.

Синең бикле күңелеңне
Ачырмын җайлап кына.
Иркә җилләр булып исеп,
Кош булып сайрап кына.

Мәхәббәт ачкычларын
Яратырмын әле бер.
Кайчан булса да үземә
Каратырмын барыбер.

Онытырсың бар дөньяга
Ипкәләп йөрүеңне,
Сизми дә калырсың әле
— Яратам, — диюеңне.

Мәхәббәт ачкычларын
Яратырмын әле бер.
Кайчан булса да үземә
Каратырмын барыбер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »