Гомер үтә (беренче вариант)

Үтә гомер дигәннәре —
Таң ата да кич була..
Уткәннәрне уйлый-уйлый,
Кайвакыт күңел тула.

Еласаң да, җырласаң да
Үткәннәр кабат кайтмый,
Гомер дәръяларында
Сулар кирегә акмый…

Дөнъя артынан куабыз
Иртәсен дә, кичен дә,
Әйләнәбез тиен сыман
Тормыш тәгәрмәчендә.

Еласаң да, җырласаң да
Үткәннәр кабат кайтмый,
Гомер дәръяларында
Сулар кирегә акмый…

Булганына шөкер итеп
Шатланыр вакыт табыйк,
Кабатланмаслык көннәрнең
Кадерен белеп калыйк.

Еласаң да, җырласаң да
Үткәннәр кабат кайтмый,
Гомер дәръяларында
Сулар кирегә акмый…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »