Рәхмәтлемен Ходаема

Категория: көе сүзләре

Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.

Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.

Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр…
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.

Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (12 голосов)
« »