Сагынуга дава юк

Категория: Авторлары

Тәрәзләргә әле ай төшмәгән,
Пәрдәләрне нигә ябасың,
Мин килгәндә тагын чыкмас өчен,
Нинди сәбәп уйлап табасың

Көтәм сине, көтәм килер диеп,
Өмет доньясының чиге юк,
Ялгышларны еллар төзәтерләр,
Сагынуга бер дә дава юк

Таулар белән таулар күрешмиләр,
Ә мин сине өзелеп көтәрмен,
Пәрдәләрең генә ябылмасын,
Син чыкканчы сабыр итәрмен

Көтәм сине, көтәм килер диеп,
Өмет доньясының чиге юк,
Ялгышларны еллар төзәтерләр,
Сагынуга бер дә дава юк

Сине көтеп әллә ялгышамын,
Башка ярлар бәлки табарсын,
Мин үткәндә пәрдәләрне ачып,
Искә алып карап калырсын

Көтәм сине, көтәм килер диеп,
Өмет доньясының чиге юк,
Ялгышларны еллар төзәтерләр,
Сагынуга бер дә дава юк

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »