Бәхетлеләр саклый гаиләне

«Саклый ул гаиләне,
Ни булса да түзә;
Йөрәкләре көчле», — димәгез.
Хатын-кыз күңеле
Бәллүр кебек кенә,
Авыр сүзләр аңа әйтмәгез.

Тигез парлар булып,
Тату яшәгәндә,
Бик күңелле гаилә бәйрәме
Киләчәкне уйлап,
Бергә-бергә генә
Бәхетлеләр саклый гаиләне.

Хатын-кызның йөзе —
Күңел җылылыгы;
Шул сыйфаты саклый гаиләне
Ир-егетләр көчле
Саклап хатын-кызны,
Күңелләрен аңлый белгәне.

Тигез парлар булып,
Тату яшәгәндә,
Бик күңелле гаилә бәйрәме
Киләчәкне уйлап,
Бергә-бергә генә
Бәхетлеләр саклый гаиләне.

Бәхетләрнең сере —
Гаилә татулыгы,
Саклау кирәк назлы йөрәкне
Онытмаска иде
Бәхет өчен бары
Аңлашып яшәүләр кирәкне…

Тигез парлар булып,
Тату яшәгәндә,
Бик күңелле гаилә бәйрәме
Киләчәкне уйлап,
Бергә-бергә генә
Бәхетлеләр саклый гаиләне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »