Син дә миңа бер генә.

Алмалары өлгермәсә,
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Янәшә барсак җилен түгел,
Давылын да җиңәрбез.
Сөбханалла, күздән сакла,
Аккошларга тиңнәр без.

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Алмасын да өзәрбез лә,
Чиясен дә өзәрбез,
Бергә булсак, чиксез бәхет
Күлләрендә йөзәрбез

Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »