Чияле шафран

Яшьлегемнең бары тик бер язы
Синдә калды, чияле Шафран.
Ап-ак чия чәчкәләрен күреп
Ачылыр кабат йөрәк ярам.

Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә.
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга.

Шафран чияләре коя чәчкә
Төймәләнә инде җимешкә.
Яшьлек үтте, үтте кайтмаска дип
Күмеп чәчләремне көмешкә.

Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә.
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга.

Ап-ак чия чәчкәләрең синең
Күз алларымда тора һаман
Язлар җитү белән йөрәккәем
Сагына сине, чияле Шафран.

Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә.
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »