Үзеңне күргән чакта

Категория: көе сүзләре

Нәрсә булды йөрәгемә,
Сөйми, көнләми иде.
Ут йоткан чакларымда
Болай дөрләми иде.

Матур сүзләр эзләп табам
Ялгызым йөргән чакта.
Тик кирәклесен әйталмыйм
Үзеңне күргән чакта.

Күкрәгеңә кадап йөртсәң,
Чәчәкләр бирер идем.
Уянгач сагыныр булсаң,
Төшеңә керер идем.

Матур сүзләр эзләп табам
Ялгызым йөргән чакта.
Тик кирәклесен әйталмыйм
Үзеңне күргән чакта.

Керер идем төшләреңә
Елмаеп-көлеп кенә…
Яшәр идем гомерем буе
Кадереңне белеп кенә.

Матур сүзләр эзләп табам
Ялгызым йөргән чакта.
Тик кирәклесен әйталмыйм
Үзеңне күргән чакта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (2 голоса)
« »