Бал җимешем

Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дә син.
Үзең шаян, үзең үткер,
Зирәк булып үсәсең.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Балдан татлы балам диеп
Әби-бабай куана.
Менә шулай кадерле ул
Баладан туган бала.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем гомер бирсен.

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (12 голосов)
« »