Язгы Казан

Категория: көе сүзләре

Гөрләвекләр гөрләп ага,
Җырчы кошлар канат кага,
Казаныма якты яз килгән.
Еракларга яңг(ы)рый азан,
Моңнарга күмелә Казан —
Мондый гүзәллекне кем күргән?

Язгы Казан, нурлы Казан,
Сиңа атап җырлар язам
Очсын диеп ерак илләргә.
Дусларым хәйран калсыннар,
Куаныч-илһам алсыннар
Без яшәгән гүзәл җирләрдән.

Язгы Казан, назлы Казан,
Еракларга яңг(ы)рый азан
Каурый болытларга кагылып.
Акчарлаклар оча уйнап,
Канатлары кала чыңлап
Кояш нурларында чагылып.

Язгы Казан, нурлы Казан,
Сиңа атап җырлар язам
Очсын диеп ерак илләргә.
Дусларым хәйран калсыннар,
Куаныч-илһам алсыннар
Без яшәгән гүзәл җирләрдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (7 голосов)
« »