Яшьлек учагым

Категория: көе сүзләре

Ай да бүген мин кайтканны белеп,
Кунып калган сарай башында.
Ул ашыга тәрәзәгә карап.
Сөенчене, сөенчене тизрәк алырга.

Кайтып киләм, кайтып киләм туган авылыма.
Йөгерә-атлый, йөгерә-атлый очып, ашкынып.
Тыя алмый, тыя алмый тынмас күңелемнең
Язгы судай, язгы судай ташкан ташкынын.

Экрен генә тәрәзәгә килдем —
Әни чигә нидер уйланып.
Әтием мичкә утын өсти
Анда яна, анда яна яшьлек учагым.

Кайтып киләм, кайтып киләм туган авылыма.
Йөгерә-атлый, йөгерә-атлый очып, ашкынып.
Тыя алмый, тыя алмый тынмас күңелемнең
Язгы судай, язгы судай ташкан ташкынын.

Карап торып, күңелләрем тулгач,
Сыймагачтын эчкә шатлыгым,
Әти, әни, бәгърем, мин кайттым, — дим,
Ачыгыз, — дип, ачыгыз, — дип, ишек шакыдым.

Кайтып киләм, кайтып киләм туган авылыма.
Йөгерә-атлый, йөгерә-атлый очып, ашкынып.
Тыя алмый, тыя алмый тынмас күңелемнең
Язгы судай, язгы судай ташкан ташкынын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »