Сабырлык (беренче вариант)

Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.

Сабырлыкның төбе сары алтын,
Алтыннарын аның кем җыйган?
Йөрәкләргә сыймас хисләр була,
Күз яшьләрен әле кем тыйган?

Бик күпләр бит юлда абыналар,
Мин дә тигез юллар тапмадым,
Ялгыштым бит, нишлим, яшьлегемдә,
Соңлап кына шуны аңладым.

Каты йөрәккә ут капмый диләр,
Яна йөрәк, юк төтеннәре.
Сагыш басса, көннәр үтә әле,
Тик чиксез бит озын төннәре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »