Сары күзле ромашкалар

Әле яңа гына миңа
Ак такыя үргән идең.
«Сине генә, сине генә
Сөям, бәгърем!» — дигән идең.

Берәм-берәм очты җилгә
«Ярата ул» дигән таҗлар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.

Сары күзле ромашкала,
Сары күзле ромашкалар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.

Хәзер кемгә инде, кемгә
«Сине генә сөям» дисең?
Ак чәчәкләр бүләк итеп,
Ак бәхетләр вәгъдәлисең?

Хыянәткә йөрәгеңдә
Ахырысы, урын бик киң.
Әйтерсең дә синең күңел
Нәкъ очкан күбәләккә тиң.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »