Добавлено guzik11 в ПТ, 11/02/2011 - 00:55
Күңелләрең кемдә икән?
Белсәң иде, гүзәлем
«Син минеке» — дисәң әгәр
Айлар, еллар көтәрмен
Ай гүзәлем, гүзәлем
Өзелә бит үзәгем
«Сөям сине» — дип әйтмәсәң,
Ничек итеп тузәрмен?
Синнән якын күңелемә
Беркемне дә күрмәдем
Кайларда гына булсам да
Сине эзли күзләрем
Гел үзенә тартып тора
Серле, зәңгәр күзләрең
«Яратам» — дип эйтерсеңме?
Көтәм синең сүзләрең