Яши алырмынмы мин синсез?

Категория: көе сүзләре

Сине күрдем чишмә буйларында,
Болыннардан кайтып барышлый.
Без кавышып, гомер юлларында
Яши алырбызмы ялгышмый?..

«Гомерлеккә ярым бул?» — дидең син,
«Синсез», — дидең, — миңа күңелсез…
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?

Иртән, кичен һаман уйларымда,
Күз алдымнан йөзең югалмый.
Очрашмыйча торган чакларымда
Йөрәккәем тынгы табалмый…

«Гомерлеккә ярым бул?» — дидең син,
«Синсез», — дидең, — миңа күңелсез…
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?

Кәгазь, каләм — минем кулларымда;
Җырларымны сиңа багышлыйм…
Гомерлеккә үкенечкә калма,
Күп тиң парлар никтер кавышмый…

«Гомерлеккә ярым бул?» — дидең син,
«Синсез», — дидең, — миңа күңелсез…
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »