Соңгы өмет

Ямансулап тыңлыйм елап очкан
Яфракларның серле тавышын.
Көзләр сагышлымы, әллә инде
Ямансумы гомер агышым.

Коела инде яфраклар
Калыр күк кайберләре
Соңгы өмет учларымда
Өзә шул бәгырькәйне.

Таныш сукмакларда сары яфрак
Кемнең күз яшенә чыланган?
Агачларның серен җил тарата
Шуны тыңлый-тыңлый моңланам.

Коела инде яфраклар
Калыр күк кайберләре
Соңгы өмет учларымда
Өзә шул бәгырькәйне.

Тоташ сагыш кунган тирә-юньгә
Көзләр керде, керде арага
Сукмаклардан дәшә сары яфрак
Көзге халәт үтә ярага.

Коела инде яфраклар
Калыр күк кайберләре
Соңгы өмет учларымда
Өзә шул бәгырькәйне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »