Ландышлар (икенче вариант)

Нигәдер соңарып яңарды бу язда
Без икәү яраткан ландышлар.
Өзелеп көткәндә, түземлек беткәндә
Соңарды, соңарды ландышлар.

Ландышлар, соңарган ландышлар.
Телгәли йөрәкне яшьле таҗ
Саф сөю безнеке күптәннән
Шулай да читендер соңаргач.

Син боек, мин боек күзләр дә, күзләр дә
Озаклап көтүдән сусаган
Хуш исле ландышлар илендә яшәрәм
Сөюем көч ала яңадан

Ландышлар — сөюем гөлләре
Соң булсын, тик чәчкә атыгыз
Сулма син мәхәббәт чәчәге
Яшьлегем хисләре кайтыгыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »