Пар канатлар кирәк

Бер җылы сүз җанны җылыта ул,
Бәхетле дә итә кешене.
Мин бит яшим синең фатихаңда,
Сине уйлап башлыйм эшемне.

Бәхетебез тора икебездән,
Ялгыз гына очмый кошлар да.
Канатларың парлы булу кирәк,
Гомер чакрымнарын узганда.

Җылы караш кирәк суынганда,
Дөньясына учак ягарга.
Елмаюлы кул изәвең җитә,
Яннарыңа юлны табарга.

Бәхетебез тора икебездән,
Ялгыз гына очмый кошлар да.
Канатларың парлы булу кирәк,
Гомер чакрымнарын узганда.

Җылы оя кирәк газиз җанга,
Көтәр кешең булсын тормышта.
Ходаемның мин бер бәхетлесе
Рәхмәтлемен шушы язмышка.

Бәхетебез тора икебездән,
Ялгыз гына очмый кошлар да.
Канатларың парлы булу кирәк,
Гомер чакрымнарын узганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (5 голосов)
« »