Безнең сөю (Гашыйклар җыры)

Категория: көе сүзләре

Кичке җиләс һава,
Зәңгәр эңгер-меңгер.
Ике гашыйк ярда:
Алар синдер-миндер.
Кулларың кулларда,
Уйларың кайларда?
Нигә әле, нигә
Моңсу җанкайларда?

Язмышыбыз агышлары,
Табышлары — безнең кавышу.
Ялгышларсыз, сагышларсыз
Яши алсак иде (икәү), бары шул.

Зәңгәр эңгер-меңгер,
Кичке җиләс һава.
Сулар тып-тын ага,
Сулар җанга дәва.
Күзләрең күзләрдә,
Сүзләр безне дәшә.
Без бергә гомергә (гел бергә)
Янәшә, янәшә.

Язмышыбыз агышлары,
Табышлары — безнең кавышу.
Ялгышларсыз, сагышларсыз
Яши алсак иде, бары шул.

Сулар, еллар агар,
Без яшәрбез,
Без яшәрбез янып, хисләнеп,
Һәм дәшәрбез,
Үткән ярга басып,
Безнең сөю һаман (әле) исән дип.

Язмышыбыз агышлары,
Табышлары — безнең кавышу.
Ялгышларсыз, сагышларсыз
Яши алсак иде, бары шул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »