Туган ягым — Туймазы

Категория: көе сүзләре

Барган җирдән очып кайтам,
Әйтерсең лә кыр казы,
Синнән гүзәл башка җир юк,
Туган җирем — Туймазы.

Бәргәләндем, чәчәк — аттым,
Гөл бакчаңда, Туймазы.
Сиңа булган мәхәббәтне
Җиткерсен күңел назы.

Беркайчан да үкенмәмен
Үтә дип, гомер язы.
Җимешләрем синдә калса,
Туган ягым — Туймазы!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »