Әтием белән сөйләшү

Син юк инде, әтием, тик китмәс һич
Күз алдымнан нурлы йөзләрең.
Ана булып, уллар үстерсәм дә,
Оныта алмыйм һаман үзләрен,
Синең әйткән киңәш-сүзләрең.

Зифа талдай булып үскән чагым,
Әйттең шулай миңа җай гына:
«Илем өчен яшәү бүләк иттем,
Син бит әле нечкә тал гына,
Сындырмасын явыз кул гына».

Әйттең тагын минем баштан сыйпап:
«Син бит, — дидең, — затлы ефәгем,
Шакшы куллар әгәр кагылсалар,
Өзгәләнер минем үзәгем,
Син бит минем тормыш бүләгем.

Кул тидергәч, затлы ефәкләр дә
Азмы-күпме барыбер таушала,
Хезмәт сөйсәң, тыйнак яши белсәң,
Бәхет бит ул шуннан башлана»!

Бәхилсеңдер, әткәй, юл куймады кызың
Үзе өчен янып-сызарга,
Язмышңмнан бик-бик канәгатьмен,
Серне ачам шуңа кызларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (6 голосов)
« »