Узган гомерем

Сандугачлар өзелеп, өзелеп сайрый,
Сызылыплар таңнар атканда шул.
Узган гомеркәйләр кире кайтмый,
Сулар кирегә акса да.

Агыйделкәй алкын, суы салкын,
Каз-үрдәкләр каршы йөзә алмый шул.
Эчкәем дә тышым утта яна
Бер җырламый күңелем түзә алмый.

Сахраларга чыксам, ком бураны
Ком буранын тыеп буламы?
Узган гомерем искән җилгә охшатам
Искән җилне тыеп буламы?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »