Газиз Өфем

Газиз Өфем, гүзәл калам,
Синдә генә бәхет табам,
Ераклардан сагынып кайтам
Сиңа кабат, әй башкалам.
Сине мактап куп җырланган,
Күпләр сиңа гашыйк булган.
Шул бик күпләр арасыннан
Мин дә гашыйк сиңа, Өфем.

Әй Өфем,
Кайда гына булсам да мин,
Әй Өфем,
Күңелләрдә бары тик син.
Әй башкалам,
Бар юлларым илтә сиңа,
Газиз Өфем — гүзәл калам.
Газиз Өфем — гүзәл калам.
Газиз Өфем — гүзәл калам

Агыйделнең ярларыннан
Узган саен һәйран калам:
Балкып тора горур Өфем,
Тау башында мәгърур калам.

Әй Өфем,
Кайда гына булсам да мин,
Әй Өфем,
Күңелләрдә бары тик син.
Әй башкалам,
Бар юлларым илтә сиңа,
Газиз Өфем — гүзәл калам.
Газиз Өфем — гүзәл калам.
Газиз Өфем — гүзәл калам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »