Зәңгәр чәчәк

«Чыпчык күзе» — гади күзе,
Кечкенә зәңгәр чәчкә.
Алып килдең, бүләк иттең,
Кададың минем чәчкә.

Сыйпап сөйдең чәчләремнән,
Кыр чәчкәләре бирдең.
Чәчкәң белән йөрәгемә
Син узең килеп кердең.

Мәхәббәткә әверелде,
Кечкенә зәңгәр чәчкә
Шул көннән соң гомерлеккә
Бәйләнде чәчләр чәчкә

Сыйпап сөйдең чәчләремнән,
Кыр чәчкәләре бирдең.
Чәчкәң белән йөрәгемә
Син узең килеп кердең.

Кем ярата гөлчәчәкне,
Мин сөям «чыпчык күзе»н.
Күрер күзгә гади, әмма,
Күреп туялмыйм үзен.

Сыйпап сөйдең чәчләремнән,
Кыр чәчкәләре бирдең.
Чәчкәң белән йөрәгемә
Син узең килеп кердең.:

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »