Мәхәббәт күпере (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Югалмый саклыйсы иде лә,
Мәхәббәт күпере ничектер
Калсада яшлектә йөрәкләр
Тирбәлә шул күпер бишектә

Сер түгел кушылмый ике яр,
Арада ташкынлы елга бар.
Шулай да күпердә әле бу гомердә
Кавыша ала бит хыяллар.

Күзләргә нур сибеп балкыса
Ай төшкән Мәхәббәт күпере,
Моң тулы тавышлар, сагышлар,
Язмышлар кавышкан шикелле.

Сер түгел кушылмый ике яр,
Арада ташкынлы елга бар.
Шулай да күпердә әле бу гомердә
Кавыша ала бит хыяллар.

Кемнәрдер кемнедер эзлиләр,
Кемнәрдер сөюсез тилмерә…
Яңадан яралсак бу җиргә,
Без бергә булырбыз гомергә.

Сер түгел кушылмый ике яр
Арада ташкынлы елга бар
Көт мине күпердә — хыялым күгендә,
Мин сиңа кайтырмын, сөйгән яр!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (4 голоса)
« »