Алмачуар

Категория: көе сүзләре

Җил уйнатып атлар узды олы юлдан,
Тояклардан күтәрелгән тузан тынган.
Томырылып чапкан ярсу алмачуар
Әллә инде, минем яшьлек үзе булган.

Пар канатым, тулпар атым алмачуар
Күпме биек үрләр мендек, кичтек сулар.
Текә ярдан канатланып оча идең,
Зур упкыннар очраганда юлда синең.

Сискәндереп атлар кешни ак томанда
Тулпар атым — алмачуар көтә анда.
Томаннарга эзләп керәм, адашам да,
Ялгыз калам тагын томан таралганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.1 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »