Ак чишмә килен каршылый

Суым тәмле, үкенмәссең
Чиләкләрең тутырып ал.
Эчәр суың миндә булсын,
Гомерлеккә бездә кал.

Тормышыңа бәхет юрап
Ак күлмәгең кигәнсең.
Бер күрмәгән чит җирләргә
Килен булып килгәнсең.

Үз итәрсең, тәм табарсың,
Ямь табарсың җиремдә.
Әле бездән аерылып
Китмәде бер килен дә.

Тормышыңа бәхет юрап
Ак күлмәгең кигәнсең.
Бер күрмәгән чит җирләргә
Килен булып килгәнсең.

Көянтәңә нурлар кунган
Иңбашыңа алып сал.
Ак суларым — ак теләгем —
Үз өлешең алып кал.

Тормышыңа бәхет юрап
Ак күлмәгең кигәнсең.
Бер күрмәгән чит җирләргә
Килен булып килгәнсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »