Яныңа киләм, нарат

Моңланып йөргән чагымда
Очраттым юлда нарат.
Ылысларын җыеп алдым
Ялгыз наратка карап.

Сөйгән ярым булмаганга
Яныңа киләм, нарат,
Мәхәббәтнең, сөюләрнең
Миңа серләрен аңлат.

Гашыйк парлар узса юлдан
Моңаеп калма, нарат.
Егеткә дә, сылуга да
Мәхәббәт серен аңлат.

Сөйгән ярым булмаганга
Яныңа киләм, нарат,
Мәхәббәтнең, сөюләрнең
Миңа серләрен аңлат.

Гашыйк тотам бер сылуга
Яратам чын күңелдән
Синең серләрең аркылы
Ул тиң булды бүгеннән.

Сөйгән ярым булмаганга
Яныңа киләм, нарат,
Мәхәббәтнең, сөюләрнең
Миңа серләрен аңлат.

Сөйгән ярым белән бергә
Яныңа киләм, нарат.
Утта янган гашыйкларга
Киңәшең кирәк кабат.

Сөйгән ярым булмаганга
Яныңа киләм, нарат,
Мәхәббәтнең, сөюләрнең
Миңа серләрен аңлат.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »