Ак әбиләр

Категория: көе сүзләре

Бер күрешү бер гомер дип
Дога кыла ак әбиләр.
Яңа төсмер мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.

Ходайның һәр биргән көнен
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы —
Ак яулыклы ак әбиләр.

Ак әбиләр бер елмайса,
Үсә күңел офыклары.
Яннарында уйнап йөри
Орчык буе оныклары.

Ходайның һәр биргән көнен
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы —
Ак яулыклы ак әбиләр.

Мич янында тып-тын гына
Тыңлап тора киленнәре.
Шулдыр үзе — өйгә иман,
Татулыкның иңүләре!..

Ходайның һәр биргән көнен
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы —
Ак яулыклы ак әбиләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »