Чәчкәләрдәй назлап безне
Газиз әнкәй үстергән.
Чал төшмәгән, еллар аңа
Ап-ак калфак кидергән.
Әнкәйләрнең уй-теләге —
Һәрчак ярдәмче.
Юлга чыкма әнкәйләрдән
Фатыйхалар алмыйча.
Әнкәемнең ак чәчләре —
Ап-ак чәчкәләр.
Гомер биргән, иман биргән
Безгә әнкәйләр.
Әнкәйләрнең уй-теләге —
Һәрчак ярдәмче.
Юлга чыкма әнкәйләрдән
Фатыйхалар алмыйча.
Мәтрүшкәле чәйләр белән
Һәрчак көтә аналар.
Суынмасын самавырлар,
Кайнап торсыннар алар.
Әнкәйләрнең уй-теләге —
Һәрчак ярдәмче.
Юлга чыкма әнкәйләрдән
Фатыйхалар алмыйча.