Авылымда кичке уеннар

Категория: көе сүзләре

Мең-мең төскә кереп җем-җем итә
Кук йөзендә шаян йолдызлар.
Чишмә буйларында шундый ямьле —
Авылымда кичке уеннар.

Чык, иркәм, кичләрен уенга.
Зарыгып, сагынып көтәрмен.
Йөрәгем түрендә син генә,
Мин сине бәхетле итәрмен.

Зәңгәр кичтә өмет булып яна
Чишмә буйларында учаклар.
Йөрәкләрдә хисләр ташкан мизгел,
Онытылмас мәңге ул чаклар.

Чык, иркәм, кичләрен уенга.
Зарыгып, сагынып көтәрмен.
Йөрәгем түрендә син генә,
Мин сине бәхетле итәрмен.

Чишмә буйларында яшьләр бии,
Теләп матур, изге теләкләр.
Йолдыз-учакларның нуры күчкәч,
Бәхет тулып тибә йөрәкләр.

Чык, иркәм, кичләрен уенга.
Зарыгып, сагынып көтәрмен.
Йөрәгем түрендә син генә,
Мин сине бәхетле итәрмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.4 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »