Кошлар китә (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Һаваларда кала сагыш-эз.
Сагышларны җиңгән изге җаннар
Туган җирнең бетмәс яме сез.

Мин дә китәм туган җирдән,
Кайтырмын, дип кошлар белән.
Туган туфрак тарткан чакта
Канатларым талмас, беләм…
Мин дә китәм туган җирдән.

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Кошлар китә ташлап оясын.
Мин дә китәм туган нигеземнән,
Соңгы китү генә булмасын.

Мин дә китәм туган җирдән,
Кайтырмын, дип кошлар белән.
Туган туфрак тарткан чакта
Канатларым талмас, беләм…
Мин дә китәм туган җирдән.

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Кошлар белән җирдән китә моң.
Туган туфраклардан аерылу
Нигә шундый авыр, моңсу соң?

Мин дә китәм туган җирдән,
Кайтырмын, дип кошлар белән.
Туган туфрак тарткан чакта
Канатларым талмас, беләм…
Мин дә китәм туган җирдән.

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Кыйгак-кыйгак, җирем, хуш, илем
Күпкә китмим, кайтыр өчен китәм
Туган җирем, сагынып көт мине.

Мин дә китәм туган җирдән,
Кайтырмын, дип кошлар белән.
Туган туфрак тарткан чакта
Канатларым талмас, беләм…
Мин дә китәм туган җирдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »